Главная

Мөһим яңалыклар

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үтәчәк.
«Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесендә кабул итү Казан шәһәре, Ветеринарная ур., 6 нчы йорт адресы буенча узачак.
ТР ТММИФ компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

  1. Мәҗбүри медицина иминияте полисларын алу һәм алыштыру.
  2. Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай медицина ярдәме күрсәтү тәртибен һәм шартларын аңлату.
  3. Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартсалар яисә медицина ярдәме үз вакытында күрсәтелмәсә йә аның сыйфаты түбән булса, гражданнарны үз хокукларын якларга өйрәтү.

Кабул ителү өчен алдан язылу (843) 291-77-00 яки (843) 291-77-44 телефоннары буенча гамәлгә ашырыла.

Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган иске үрнәктәге полисларны алыштыру вакыты 1 ноябрьгә кадәр билгеләнү турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми

Игътибар: мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча «компенсация түләүләре» турында ялган таратучы мошенниклар!


ММИТФ яңалыклары

29.01.2015
"Норматив-хокукый документлар" бүлегенең "Региональ" бүлекчәсендә "2015 елга пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле затлар эше оештырыла торган медицина оешмалары исемлеген раслау турында" Татарстан Республикасы ТММИФның 29.01.2015 №0014 боерыгы урнаштырылган.

15.12.2014
13 декабрьдә Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды тарафыннан оештырылган пациент хокуклары буенча акция уздырылды.

13.12.2014
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды пациент хокуклары буенча акция уздыра.

03.12.2014
Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин кушуы нигезендә ел саен, 2013 елның 12 декабреннән башлап, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә җирле вакыт белән 12 сәгать 00 минуттан алып 20 сәгать 00 минутка кадәр гражданнарны бөтенроссия кабул итүе уздырыла. Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар кабул ителәчәк (төгәлрәк мәгълүмат сайтның «Гражданнарны кабул итү» бүлегендә).

02.12.2014
2014 елның 17 октябрендә Федераль ММИ фонды рәисе урынбасары Юрий Алексеевич Нечепоренко эш сәфәре белән Казанда булды


Страницы: Пред. 1 ... 33 34 35 36 37 ... 39 След. Все

Сәламәтлек саклау яңалыклары

ММЧ күзәтү
 

наверх

Copyright © 2012-2019 ТФОМС Республики Татарстан