Главная

Мөһим яңалыклар

2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
«Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесендә кабул итү Казан шәһәре, Ветеринарная ур., 6 нчы йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Шалтыратып, сораулар биреп була торган телефон номерлары: (843) 291-77-00; (843) 291-77-64
Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

  1. Мәҗбүри медицина иминияте полисларын алу һәм алыштыру.
  2. Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен бушлай күрсәтү тәртибе һәм шартлары.
  3. “Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен бушлай күрсәтүдән баш тартсалар, медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтмәсәләр яисә аның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаса, үз хокукларыңны ничек якларга?” дигән сорауга җавап бирү.

Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган иске үрнәктәге полисларны алыштыру вакыты 1 ноябрьгә кадәр билгеләнү турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми

Игътибар: мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча «компенсация түләүләре» турында ялган таратучы мошенниклар!


ММИТФ яңалыклары

22.11.2018
2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

14.11.2018
2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалында республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан медицина оешмалары, иминият медицина оешмалары һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре катнашында эшче киңәшмә узды. Киңәшмәне үткәрү инициативасы белән медицина оешмалары чыкты.

26.10.2018
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган иске үрнәктәге полисларны алыштыру вакыты 1 ноябрьгә кадәр билгеләнү турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми

16.10.2018
“Радио России – Татарстан”да мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү турындагы актуаль мәсьәләләр тишерелде

12.10.2018
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды халыкара катнашулы «Онкологиядә оештыру технологияләре: Халыкның онкология авыруларыннан үлү очракларын киметү стратегиясе» дип аталган IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты


Страницы: 1 2 3 4 5 ... 36 След. Все

Сәламәтлек саклау яңалыклары

ММЧ күзәтү
 

наверх

Copyright © 2012 ТФОМС Республики Татарстан