ТР сәламәтлек саклау министры приказы белән «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР ДАССУ баш табибы вазыйфасына Мөхәммәдиев Марат Фәнис улы билгеләнде (ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 14/10/2015)
Татарстан Республикасы сәләмәтлек саклау министры приказы белән «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы вазыйфасына Мөхәммәдиев Марат Фәнис улы билгеләнде.
БЕЛЕШМӘ:
Мөхәммәдиев Марат Фәнис улы
Туу датасы: 11.05.1980
Белеме: югары.
2003 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, дәвалау эше.
ЭШ ТӘҖРИБӘСЕ:
25.10.2003 - 30.06.2004 Республика клиник психиатрия хастаханәсе медицина браты, Казан шәһәре
01.08.2006 - 15.04.2008 Яр Чаллы шәһәре Шәһәр онкология диспансерының 1 нче онкология бүлеге табиб-онкологы
16.04.2008 - 16.12.2010 Яр Чаллы шәһәре Шәһәр онкология диспансерының 1 нче онкология бүлеге мөдире
01.01.2011 - 11.09.2012 «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы шәһәре онкология бүлеге табиб-онкологы
12.09.2012 - 13.10.2015 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы филиалы баш табибы
Медицина фәннәре кандидаты, Яр Чаллы шәһәренең баш штаттан тыш белгеч-онкологы, Яр Чаллы шәһәренең III чакырылыш Шәһәр Советы депутаты.
Мәкаләнең төп нөсхәсе: Приказом министра здравоохранения РТ на должность главного врача ГАУЗ РТ «Больница скорой медицинской помощи» назначен Мухамадеев Марат Фанисович