"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
17.09.2019

Татарстан онкодиспансеры табиб-онкологы Улан-Удэда уникаль операция үткәрде


ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына караган Республика клиник онкология диспансерының саркома төркеме җитәкчесе, Казан дәүләт медицина академиясенең травматология һәм хирургия кафедрасы доценты Илдар Сафин Улан-Удэ шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, медицина учреждениесе белгечләре белән берлектә, пациентка бот сөягенең зарарланган участогын алмаштыру йөзеннән углерод имплантаты кую буенча уникаль операция ясады. 62 яшьлек бу пациентның бот сөяге сыну патологик характерда була. Сөяк күчәре һәм озынлыгы буенча тайпылып сынганга күрә, аңа 3 ай дәвамында урын өстендә ятарга һәм диализ терапиясен алырга туры килә, шуңа күрә аны транспортта кая да булса алып бару мөмкин булмый. Киңәшкәннән соң, табиблар аңа органны саклап калу операциясен үткәрү турында карар кабул итә.

Бу хәлдә углерод имплантаты белән беркеткеч стержень комбинациясе сөяк җитешсезлеген бетерергә ярдәм итә, һәм ул киләчәктә пациентка йөрергә дә булышачак. Бу имплантат Россиядә җитештерелгән, дөньяда аналоглары булмаган инновацион материалдан эшләнгән. Элегрәк сөяк тукымасы җитешсезлекләрен бетерү өчен металл, титан кулланыла, кайвакыт ампутация ясала иде. Әлеге материалның үзенчәлеге шунда ки: ул үз сыйфатлары буенча кеше сөягенә охшаган, шундый ук күзәнәкле титаннан дүрт тапкырга җиңелрәк, организм аны кире какмый, ул аңа тиз яраклашып китә һәм алга таба үзен алыштыруны таләп итми.

Терәк-хәрәкәтләнү аппараты яман шеш авыруларын диагностикалау һәм дәвалауда мультидисциплинар якын килү кысаларында Республика клиник онкология диспансерының Россия Федерациясе төбәк үзәкләре белән үзара хезмәттәшлек итүе сөяк яман шеш авырулы пациентларның катлаулы төркемен дәвалауда яңа прогрессив технологияләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.


Оригинал статьи: http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1562837.htm.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан