Иминләштерелгән затлар яшәү урыны үзгәргән һәм элек граждан иминләштерелгән иминләштерүче медицина оешмасы булмаган очракта бер ай эчендә яңа яшәү урыны буенча иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алырга тиеш.

Иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алу өчен иминләштерелгән зат шәхсән яисә үз вәкиле (бала өчен ул балигъ булган яшькә җиткәнче йә балигъ булган яшькә җиткәнче үк ул тулысынча хокукка сәләт алганчы – законлы вәкил) аша иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алу турындагы язма гариза белән үзе сайлап алган иминләштерүче медицина оешмасына мөрәҗәгать итә.