Иминләштерүче медицина оешмасы түбәндәгеләргә бурычлы:

"Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге үзенең рәсми сайтында үз эшчәнлеге, гамәлгә куючылары составы, эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләре, эш тәҗрибәсе, иминләштерелгән затлар саны һәм бүтән мәгълүмат урнаштырырга;

Иминләштерелгән затларга Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек башкаручы медицина оешмалары реестрына кертелгән медицина оешмалары турында, медицина ярдәме күрсәтү төрләре, сыйфаты һәм шартлары турында, аларга медицина ярдәме күрсәткәндә ачылган хокук бозулар, аларның медицина оешмасын, табибны сайлап алу хокукы, мәҗбүри медицина иминияте полисын алу өчен мөрәҗәгать итү зарурлыгы һәм иминләштерелгән затларның “Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында” 29.11.2010 № 326-ФЗ Федераль закон нигезендә бурычлары турында мәгълүмат бирергә;

“Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге үзенең рәсми сайтында электрон почта аша яисә “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре (алга таба –Интернет челтәре) аша сорау биргән иминләштерелгән затларга “сорау-җавап” режимында сорау алынганнан соң, 5 эш көненнән дә соңга калмыйча мәгълүмат бирергә;

полис алган иминләштерелгән затларны мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре, мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы, мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасы, Россия Федерациясе субъектында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә катнашучы медицина оешмаларының исемлеге белән таныштырырга;

мәҗбүри медицина иминияте полисы белән бергә иминләштерелгән затка мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокуклары турында мәгълүмат һәм территориаль фондның һәм полис биргән иминләштерүче медицина оешмасының элемтә телефоннарын бирергә, ул иминләштерелгән затларга белешмәлек рәвешендә җиткерелергә мөмкин.

Медицина оешмалары мәгълүмат стендларында һәм “Интернет” челтәрендәге үзенең рәсми сайтында түбәндәгеләр турында мәгълүмат урнаштытырга тиеш:

башкарыла торган медицина эшчәнлеге;

Гражданнарга медицина ярдәменең түләүсез медицина ярдәме күрсәтү программасы нигезендә гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү тәртибе, күләме һәм шартлары;

эш режимы;

медицина оешмасының медицина хезмәткәрләре, аларның белем дәрәҗәсе һәм квалификациясе;

медицина ярдәме күрсәтүнең төрләре, сыйфаты һәм шартлары;

пациентларның хокуклары һәм бурычлары;

территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасында исемлеге билгеләнгән медицина ярдәме мөмкинлегенең һәм сыйфатының күрсәткечләре.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү һәм яклау тәртибе турында гражданнарга мәгълүмат җиткерә.