Иминләштерелгән затлар иминләштерүче медицина оешмасына фамилиясе, исеме, атасының исеме, яшәү урыны үзгәрү турында бу үзгәрешләрдән соң бер ай эчендә хәбәр итәргә тиеш. Мондый очракларда полис яңадан рәсмиләштерелә.

Полисны яңадан рәсмиләштерү тагын түбәндәге очракларда гамәлгә ашырыла:

1) иминләштерелгән затның туу датасы, туу урыны үзгәргән;

2) полистагы белешмәләрдә төгәлсезлек яисә хата табылган.