Иминләштерелгән затлар медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү бурычларын медицина оешмасы үтәмәүгә яисә тиешенчә үтәмәүгә бәйле рәвештә китерелгән зыянны медицина оешмасыннан түләттерергә хокуклы.

Медицина оешмалары, медицина хезмәткәрләре һәм фармацевтика хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау өлкәсендә хокукларны бозган, гражданнарга медицина ярдәме күрсәткәндә гомеренә һәм (яисә) сәламәтлегенә зыян китергән өчен, Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплы булалар.

Гражданнарга медицина ярдәме күрсәткәндә гомеренә һәм (яисә) сәламәтлегенә китерелгән зыян Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән күләмдә һәм тәртиптә медицина оешмалары тарафыннан түләттерелә.

Гражданнар гомеренә һәм (яисә) сәламәтлегенә китерелгән зыянны түләттерү медицина хезмәткәрләрен һәм фармацевтика хезмәткәрләрен Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартудан азат итми.