Иминләштерелгән зат тарафыннан иминләштерүче медицина оешмасына дәгъва белдерү яисә судка мөрәҗәгать итү өчен нигез шушы оешма тарафыннан иминләштерелгән затның хокукларын түбәндәгеләр нәтиҗәсендә иминләштерелгән затка зыян китерерлек итеп бозудан гыйбарәт:

1) иминләштерүче медицина оешмасы тарафыннан мәҗбүри медицина иминиятен финанс белән тәэмин итү турындагы шартнамә шартларын үтәмәү яисә тиешенчә үтәмәү:

- мәҗбүри медицина иминияте полисын рәсмиләштерүдән, яңадан рәсмиләштерүдән, мөмкин полисы бирүдән нигезсез баш тарту, мәҗбүри медицина иминияте полисы белән тәэмин итү срокларын иминләштерүче медицина оешмасы гаебе белән үтәмәү;

- иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алу (алмаштыру) турында иминләштерелгән заттан гариза кабул итеп алудан нигезсез баш тарту;

- иминләштерелгән зат сыйфатында гражданны теркәү срокларын үтәмәү;

- иминләштерелгән затлар турында белешмәләрне персонификацияләнгән исәпкә алу һәм иминләштерелгән затларга күрсәтелгән медицина ярдәме турында белешмәләрне персонификацияләнгән исәпкә алу күрсәткечләрен җыю, эшкәртү вәкаләтләрен арттыру, шулай ук аларның сакланышын һәм конфиденциальлеген тиешенчә тәэмин итмәү;

- иминләштерелгән зат мөрәҗәгате буенча аңа медицина оешмалары тарафыннан медицина ярдәме күрсәтү төрләре, сыйфаты һәм шартлары турында, аңа медицина ярдәме күрсәткәндә ачылган хокук бозулар турында, аның медицина оешмасын сайлап алу хокукы булу турында, мәҗбүри медицина иминияте полисы алу өчен мөрәҗәгать итү зарурлыгы турында, шулай ук иминләштерелгән затның Федераль закон нигезендә бурычлары турында мәгълүмат бирүдән баш тарту йә дөрес мәгълүмат бирмәү;

- мәҗбүри медицина иминиятен финанс белән тәэмин итү турындагы шартнамәне өзү нияте хакында иминләштерелгән затларга хәбәр итү срокларын үтәмәү;

- иминләштерелгән затка аның шикаяте буенча медицина оешмалары реестрына кертелгән медицина оешмасы тарафыннан медицина ярдәме күрсәтү күләмнәрен, срокларын, сыйфатын һәм шартларын тикшереп торудан баш тарту йә тиешенчә башкармау, шул исәптән медик-икътисадый контроль, медик-икътисадый экспертиза, медицина ярдәме сыйфатына экспертиза уздыру һәм мондый контроль нәтиҗәләре турында хисап бирү юлы белән дә;

- иминләштерелгән затларга, аларга медицина ярдәме күрсәткәндә, медицина ярдәме күрсәтүнең күләмнәрен, срокларын, сыйфатын һәм шартларын тикшереп тору нәтиҗәсендә ачылган хокук бозулар турында хәбәр итмәү;

- гражданнарның мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен караудан нигезсез баш тарту йә вакытында карамау, шулай ук иминләштерелгән затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә яклаудан баш тарту.

2) иминләштерүче медицина оешмасы тарафыннан мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтү һәм аның өчен түләү шартнамәсе шартларын үтәмәү яисә тиешенчә үтәмәү:

- медицина оешмасы бетерелгән, медицина эшчәнлеге башкару хокукын югалткан, банкротлык очрагында яисә Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда иминләштерелгән зат мөрәҗәгате буенча иминләштерелгән затка башка медицина оешмасында медицина ярдәме күрсәтүне оештырудан баш тарту яисә вакытында оештырмау;

3) иминләштерелгән зат сайлап алган һәм мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасын гамәлгә ашыруда катнашучы медицина оешмалары реестрына кертелгән медицина оешмасы мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтү һәм түләү шартнамәсе төзүдән баш тарту;

4) иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә Россия Федерациясе законнары белән гарантияләнгән хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен кысучы башка хокук бозулар.