“Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында” 29.11.2010 № 326-ФЗ Федераль закон һәм “Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау турында” 21.11.2011 №323 Федераль законнигезендә гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләренең территориаль программасы кысаларында гражданга медицина ярдәме күрсәтелгәндә ул медицина оешмасында табиб-терапевтны, табиб- усаток терапевтын, табиб-педиатрны, табиб- участок педиатрын, гомуми практика табибын (гаилә табибын) яисә фельдшерны шәхсән яисә үз вәкиле аша медицина оешмасы җитәкчесе исеменә гариза бирү юлы белән елына бер мәртәбә генә сайлап алу хокукына ия (медицина оешмасын алмаштырудан гайре).

Пациент дәвалаучы табибны алмаштыруны таләп иткән очракта, медицина оешмасы (аның бүлекчәсе) җитәкчесе тарафыннан пациентка табибны сайлап алуда ярдәм итү тәртибе Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 26.04.2012 № 407н боерыгы белән расланган.

Пациент дәвалаучы табибны алмаштыруны таләп иткән очракта, (махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү очракларыннан гайре) пациент медицина оешмасы (аның бүлекчәсе) җитәкчесенә язма гариза белән мөрәҗәгать итә, анда дәвалаучы табибны алмаштыру сәбәпләре күрсәтелә.

Пациент дәвалаучы табибны алмаштыруны таләп иткән очракта, махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәткәндә пациент медицина оешмасының тиешле бүлекчәсе җитәкчесенә язма гариза белән мөрәҗәгать итә, анда дәвалаучы табибны алмаштыру сәбәпләре күрсәтелә.

Медицина оешмасы җитәкчесе (медицина оешмасының тиешле бүлекчәсе җитәкчесе) гариза алган көннән соң өч эш көне эчендә язма яисә телдән (шәхсән яисә почта элемтәсе, телефон элемтәсе, электрон элемтә аша) пациентка тиешле белгечлек табиблары һәм әлеге табиблар тарафыннан медицина ярдәме күрсәтү сроклары турында хәбәр итә. Алынган мәгълүмат нигезендә пациент табибларны сайлап ала.

Дәвалаучы табиб функцияләрен тиешле белгечлек табибына йөкләү аның ризалыгы белән башкарыла.