Персональ белешмәләр – билгеле бер яисә билгеләнә торган физик затка турыдан-туры яисә читтән торып карый торган мәгълүмат.
Иминләштерелгән затларга күрсәтелгән медицина ярдәме турындагы белешмәләрне персонификацияләнгән исәпкә алуны алып барганда түбәндәге белешмәләр җыела, эшкәртелә, тапшырыла һәм саклана:
1) иминләштерелгән затның мәҗбүри медицина иминияте полисы номеры;
2) тиешле хезмәтләр күрсәткән медицина оешмасы;
3) күрсәтелгән медицина ярдәме төрләре;
4) медицина ярдәме күрсәтү шартлары;
5) медицина ярдәме күрсәтү сроклары;
6) күрсәтелгән медицина ярдәме күләмнәре;
7) күрсәтелгән медицина ярдәме хакы;
8) диагноз;
9) медицина ярдәме күрсәтү профиле;
10) иминләштерелгән затка күрсәтелгән хезмәтләр, һәм кулланылган дару препаратлары;
11) медик-икътисадый стандартлар куллану;
12) медицина ярдәме күрсәткән медицина хезмәткәре белгечлеге;
13) медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итү нәтиҗәсе.