Иминият очрагы – булган вакыйга (авырып китү, имгәнү, иминләштерелгән зат сәламәтлегенең башкача торышы, профилактик чаралар), ул килеп туганда иминләштерелгән затка мәҗбүри медицина иминияте буенча иминият тәэминаты күрсәтелә.

Иминләштерелгән затлар, иминият очрагы килеп туганда, медицина оешмалары тарафыннан түләүсез медицина ярдәме алырга хокуклы:

а) Россия Федерациясенең барлык территориясендә база мәҗбүри медицина иминияте программасы белән билгеләнгән күләмдә;

б) мәҗбүри медицина иминияте полисы бирелгән Россия Федерациясе субъекты территориясендә территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы белән билгеләнгән күләмдә.

Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез медицина ярдәме мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек башкаручы медицина оешмалары реестрына кертелгән медицина оешмаларында күрсәтелә.

Медицина оешмалары реестры Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды тарафыннан алып барыла һәм рәсми сайтның “Белешмә мәгълүмат” бүлегендә урнаштырыла.