Мәҗбүри медицина иминияте полисы иминләштерелгән затның Россия Федерациясенең бөтен территориясендә мәҗбүри медицина иминиятенең база программасында каралган күләмдә түләүсез медицина ярдәме алу хокукын раслаучы документ була.

Иминләштерелгән затлар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтергә тиеш, моңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү очраклары керми.

Пациентның мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм шәхси документлары булмау, аны ашыгыч кабул итүдән баш тарту өчен, сәбәп була алмый.