«Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» 29.11.2010 № 326-ФЗ Федераль закон һәм «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау турында» 21.11.2011 №323 Федераль закон нигезендә гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында гражданга медицина ярдәме күрсәткәндә ул территориаль ММИ программасын гамәлгә ашыруда катнашучы медицина оешмалары арасыннан медицина оешмасын сайлап алырга хокуклы.

Беренчел медик-санитар ярдәм алу өчен граждан медицина оешмасын, шул исәптән территориаль-участок принцибы буенча, әмма елына бер мәртәбәдән дә еш түгел, сайлап алырга хокуклы (гражданның яшәү урыны яисә тору урыны үзгәргән очраклардан гайре).

Гражданнарның медицина оешмасын сайлап алу хокукын тәэмин итү максатларында, медицина оешмасы хезмәт күрсәтә торган зонадан читтә яшәүче йә эшләүче гражданнарны, беркетелгән гражданнарның гомуми санын исәпкә алып, участок табиб-терапевтларына, гомуми практика табибларына (гаилә табибларына) медицина күзәтүе һәм дәвалавы өчен беркетү рөхсәт ителә.

Табиб участокларында беркетелгән кешеләрнең тәкъдим ителә торган саны медицина персоналының норматив штат саны нигезендә түбәндәгечә була:

Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында гражданга медицина ярдәме күрсәткәндә гражданның медицина оешмасын сайлап алу тәртибе Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 26.04.2012 №406н белән расланды.

Медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмасын сайлап алу өчен граждан шәхсән яисә законлы вәкиле аша үзе сайлап алган медицина оешмасына медицина оешмасын сайлап алуы турындагы язма гариза белән мөрәҗәгать итә, анда түбәндәге белешмәләр була:

  1. гариза кабул итеп алган медицина оешмасы атамасы һәм факттагы адресы;
  2. гариза кабул итеп алган медицина оешмасы җитәкчесенең фамилиясе һәм инициаллары;
  3. граждан турында мәгълүмат:
  4. граждан вәкиле турында мәгълүмат:
  5. гражданның мәҗбүри медицина иминияте полисы номеры;
  6. граждан сайлап алган иминләштерүче медицина оешмасы атамасы;
  7. гариза бирү моментына гражданга хезмәт күрсәтелә торган оешмада медицина ярдәме күрсәтә торган медицина оешмасының атамасы һәм факттагы адресы.

Гариза биргәндә түбәндәге документларның төп нөсхәләре тапшырыла:

  1. тууы дәүләт теркәве узган һәм ундүрт яшькә кадәрге, Россия Федерациясе гражданы булган балалар өчен:
  2. ундүрт яшьтәге һәм аннан да өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары өчен:
  3. “Качаклар турында” Федераль закон нигезендә медицина ярдәме алу хокукына ия затлар өчен:
  4. Россия Федерациясендә даими яшәүче чит ил гражданнары өчен:
  5. Россия Федерациясендә даими яшәүче гражданлыксыз затлар өчен:
  6. Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүче чит ил гражданнары өчен:
  7. Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүче гражданлыксыз затлар өчен:
  8. граждан вәкиле өчен:
  9. яшәү урыны үзгәргән очракта – яшәү урыны үзгәрүне раслаучы документ.

Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасын сайлап алганда граждан табиб-терапевтлар, участок табиб-терапевтлары, табиб-педиатрлар, участок табиб-педиатрлары, гомуми практика табиблары (гаилә табиблары) яисә фельдшерлар исемлеге белән, әлеге медицина хезмәткәрләрен сайлап алган гражданнар саны белән һәм әлеге медицина хезмәткәрләре өйдә медицина ярдәме күрсәткәндә хезмәт күрсәтә торган территорияләр турындагы белешмәләр белән танышырга хокуклы.

Гариза алганнан соң гариза алган медицина оешмасы ике эш көне эчендә почта элемтәсе, электрон элемтә аша гаризада күрсәтелгән мәгълүматны раслау турында гариза бирү мизгеленә граждан медицина хезмәт күрсәтүләре ала торган медицина оешмасына хат җибәрә.

Гариза бирү мизгеленә граждан медицина хезмәт күрсәтүләре ала торган медицина оешмасы бүтән медицина оешмасыннан хат алган мизгелдән ике эш көне эчендә тиешле мәгълүматны почта элемтәсе, электрон элемтә аша хат рәвешендә гариза кабул иткән медицина оешмасына җибәрә.

Гариза бирү мизгеленә граждан медицина хезмәт күрсәтүләре ала торган медицина оешмасы гаризада күрсәтелгән мәгълүматны раслаганнан соң, ике эш көне эчендә гаризаны кабул иткән медицина оешмасы җитәкчесе гражданны медицина хезмәт күрсәтүенә алу турында язмача яисә телдән (шәхсән яисә почта элемтәсе, телефон элемтәсе, электрон элемтә аша) гражданга (аның вәкиленә) хәбәр итә.

Гражданны медицина хезмәт күрсәтүенә алу турында гражданга мәгълүмат җибәрелгәннән соң, өч эш көне эчендә гаризаны кабул иткән медицина оешмасы гариза биргән мизгелгә граждан медицина хезмәт күрсәтүендә булган медицина оешмасына һәм граждан сайлап алган иминият оешмасына гражданны медицина хезмәт күрсәтүенә алу турында хәбәрнамә җибәрә.

Хәбәрнамә алганнан соң гариза биргән мизгелгә граждан медицина хезмәт күрсәтүендә булган медицина оешмасы өч эш көне эчендә гражданны медицина хезмәт күрсәтүеннән төшереп калдыра һәм гражданның медицина документлары күчермәләрен гаризаны кабул иткән медицина оешмасына җибәрә.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә медицина оешмасын сайлап алу, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең билгеләнгән срокларын үтәгән килеш гамәлгә ашырыла.

Махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәткәндә медицина оешмасын сайлап алу планлы рәвештә махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүгә дәвалаучы табиб биргән юллама буенча гамәлгә ашырыла. Юллама биргәндә дәвалаучы табиб гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләренең территориаль программасын гамәлгә ашыруда катнашучы, медицина ярдәме күрсәтүнең территориаль программа белән билгеләнгән көтү срокларын үтәүне исәпкә алып, медицина ярдәме күрсәтү мөмкин булган медицина оешмалары турында мәгълүмат бирергә тиеш. Шушы мәгълүмат нигезендә граждан махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтелү өчен җибәрелгән медицина оешмасын сайлап ала.

Махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүгә дәвалаучы табиб биргән юлламада гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләренең территориаль программасын гамәлгә ашыручылар арасыннан булган, махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтергә тиешле граждан җибәрелә торган медицина оешмасы турында; медицина ярдәме күрсәтүнең территориаль программа белән билгеләнгән көтү срокларын үтәүне исәпкә алып, махсуслаштырылган түләүсез медицина ярдәме алу өчен мөрәҗәгать итү датасы һәм вакыты булырга тиеш.

Граждан медицина ярдәме күрсәтүнең көтү срогы медицина ярдәме күрсәтүнең территориаль программа белән билгеләнгән көтү срогыннан артыграк медицина оешмасына мөрәҗәгать иткән очракта, дәвалаучы табиб медицина документларына тиешле тамга сала.

Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек башкаручы медицина оешмалары реестры (исемлеге) Татарстан Республикасы ТММИФ сайтының «Белешмә мәгълүмат» бүлегендә урнаштырыла.