2011 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында” 29.11.2010 № 326-ФЗ Федераль закон закон үз көченә керүгә бәйле рәвештә мәҗбүри медицина иминиятенә керергә тиешле затлар иминләштерүче медицина оешмасын мөстәкыйль рәвештә сайлап алу хокукына ия булдылар.

Әгәр элек эшләүчеләр өчен иминләштерүче медицина оешмасын – эш бирүчеләр, ә эшләмәүче гражданнар өчен Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органнары сайлап алган булса, хәзер исә мәҗбүри медицина иминиятенә керергә тиешле затлар, статусына (эшләүче, эшләмәүче) карамастан, иминләштерүче медицина оешмасын мөстәкыйль рәвештә сайлап ала.

Әлеге иминләштерелгән зат өчен шәхсән үзе яисә үз вәкиле (бала өчен ул балигъ булган яшькә җиткәнче йә балигъ булган яшькә җиткәнче үк ул тулысынча хокукка сәләт алганчы – законлы вәкил) аша иминләштерүче медицина оешмалары реестрына кертелгәннәр арасыннан үзе сайлап алган иминләштерүче медицина оешмасына яисә мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре нигезендә бүтән оешмаларга иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алу турындагы гариза белән турыдан-туры мөрәҗәгать итә.

Иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алу турындагы гариза биргән көнне иминләштерелгән затка яисә аның вәкиленә мәҗбүри медицина иминияте полисы йә мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнә торган очракларда һәм тәртиптә вакытлы таныклык бирелә.

Иминләштерелгән затлар иминләштерүче медицина оешмасына фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхесен таныклый торган документ белешмәләре, яшәү урыны үзгәрү турында шушы үзгәрешләр кертелгән көннән бер ай эчендә хәбәр итәргә тиеш. Әлеге очракларда полис яңадан рәсмиләштерелә.

Иминләштерелгән зат иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алу турында гариза бирмәсә, ул элек иминләштерелгән иминләштерүче медицина оешмасында иминләштерелгән дип санала.

Балаларны туган көннәреннән алып тууларын дәүләт теркәвенә алган көнгә кадәр мәҗбүри медицина иминләштерүе аларның әниләре яисә законлы вәкилләре тора торган иминләштерүче медицина оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бала туганны дәүләт теркәвенә алган көннән соң һәм ул балигъ булганчы йә балигъ булган яшькә җиткәнче үк ул тулысынча хокукка сәләт алганчы һәм ул балигъ булган яшькә җиткәнче аңа карата ата-аналарының берәрсе яисә башка законлы вәкиле сайлап алган иминләштерүче медицина оешмасында мәҗбүри медицина иминияте башкарыла.