2011 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында” 29.11.2010 № 326-ФЗ Федераль закон закон үз көченә керүгә бәйле рәвештә мәҗбүри медицина иминиятенә керергә тиешле затлар иминләштерүче медицина оешмасын яңа сайлап алынганына мөстәкыйль рәвештә алмаштыру хокукына ия булдылар.

Иминләштерүче медицина оешмасын алмаштыру иминләштерелгән зат (бала өчен ул балигъ булган яшькә җиткәнче йә балигъ булган яшькә җиткәнче үк ул тулысынча хокукка сәләт алганчы – законлы вәкилләре) тарафыннан иминләштерүче медицина оешмалары реестрына кертелгәннәр арасыннан үзе сайлап алган иминләштерүче медицина оешмасына яисә мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре нигезендә бүтән оешмаларга иминләштерүче медицина оешмасын алмаштыру турындагы язма гариза белән турыдан-туры мөрәҗәгать итү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Иминләштерүче медицина оешмасын алмаштыру өчен иминләштерелгән зат шәхсән үзе яисә үз вәкиле (бала өчен ул балигъ булган яшькә җиткәнче йә балигъ булган яшькә җиткәнче үк ул тулысынча хокукка сәләт алганчы – законлы вәкил) аша үзе сайлап алган иминләштерүче медицина оешмасына яисә мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре нигезендә бүтән оешмаларга иминләштерүче медицина оешмасын алмаштыру турындагы гариза белән турыдан-туры мөрәҗәгать итә.

Иминләштерелгән затлар, календарь ел дәвамында бер мәртәбә, 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча, йә ешрак яшәү урыны үзгәргән яисә мәҗбүри медицина иминиятен финанс белән тәэмин итү турындагы шартнамәнең гамәли көче тәмамланган очракта, элек граждан иминләштерелгән иминләштерүче медицина оешмасын алмаштыру хокукына ия..

Иминләштерелгән затның бердәй үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисы булмаганда иминләштерүче медицина оешмасы:

иминләштерүче медицина оешмасын алмаштыру турында гариза бирелгән көндә иминләштерелгән затка полисны рәсмиләштерүне раслаучы һәм иминият очрагы килеп туганда медицина оешмалары тарафыннан аларга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүне таныклый торган вакытлы таныклык бирә;

иминләштерелгән затка вакытлы таныклык срогыннан артып китми торган срокка (мәҗбүри медицина иминияте полисы алган моментка кадәр, әмма аны биргәннән соң утыз эш көненнән дә артмаган вакытта) мәҗбүри медицина иминияте полисы бирә.

Иминләштерелгән затның бердәй үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисы булганда иминләштерелгән зат сайлап алган иминләштерүче медицина оешмасы иминләштерүче медицина оешмасын алмаштырганда иминләштерүче медицина оешмасы турындагы белешмәләрне полиска иминләштерелгән зат тарафыннан гариза бирелгән көнне кертә.

Әгәр иминләштерелгән зат иминләштерүче медицина оешмасын аламаштыру турында гариза бирмәсә, ул элек иминләштерелгән иминләштерүче медицина оешмасында иминләштерелгән дип санала.