"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Татарстан Республикасы ММИ ситемасында катнашу турында хәбәрнамә бирү
Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте системасында катнашу турында мәгълүмат

«Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» 2010 елның 29 ноябрендәге 326-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба - 326-ФЗ номерлы Федераль закон) 15 статьясына таянып, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек алып барырга ниятләгән елның 1 сентябренә кадәр медицина оешмасы үзенең территориаль фондка җибәрә торган хәбәрнамәсе нигезендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы медицина оешмалары реестрына кертелә.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2019 елның 28 февралендәге 108н номерлы приказы белән расланган Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләренең (алга таба – ММИ кагыйдәләре) 105 пункты нигезендә хәбәрнамә Мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасында электрон документ рәвешендә төзелә һәм медицина оешмасы исеменнән эш итәргә вәкаләтле затның көчәйтелгән квалификацияле имзасы белән имзалана.

Медицина оешмасы җитәкчесен Мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасына тоташтыру өчен аны ViPNet (16(РТТФОМС) эш почтасы аша гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына гариза җибәрергә кирәк (Мәгълүмат иминлеге бүлегенең төп киңәшчесе - Мөҗибуллин М.Н.). Гариза алга таба кәгазьдә эшләнгән вариантта да җибәрелә. Гаризаны Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына җибәрү мәсьәләләре буенча (843) 291-77-59 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды аңлатмаларына караганда, Мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасында идентификацияләү һәм авторизацияләү электрон имзаны тикшерү ачкычының квалификацияле сертификаты мәгълүматлары нигезендә гамәлгә ашырылачак. Шулай итеп, медицина оешмасы җитәкчесенең гаризадагы фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, СНИЛСы турындагы мәгълүматлары электрон имзаны тикшерү ачкычының квалификацияле сертификатында күрсәтелгән шундый ук мәгълүматларга туры килергә тиеш.

Игътибар итегез: Мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасына тоташтыру турындагы гаризада что в заявке на подключение к ГИС ОМС дәүләт автоном учреждениеләре бүлекчәләр турындагы белешмәләрне түгел, ә юридик зат хакындагы белешмәләрне, шәхси медицина оешмалары мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыру турындагы хәбәрнамәдәге белешмәләрне (аның филиалдан яисә юридик заттан бирелүенә карап) күрсәтә.

Бюджет процессында катнашучылар реестры нигезендә оешма, шулай ук бюджет процессында катнашучылар булмаган юридик затлар кодын РФ бюджет системасының бердәм порталында тикшерергә була.

Мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасында медицина оешмасының башка вәкәләтле затларын теркәү җитәкчене теркәп бетергәннән соң Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына җибәрелә торган тиешле гариза нигезендә медицина оешмасы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырылачак.

Файдаланучыларны вәкәләтле зат (медицина оешмасы җитәкчесе) тарафыннан Мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасына тоташтыру буенча технологик инструкция һәм видеодәрес Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды сайтында (www.ffoms.gov.ru) «Главная/система/ОМС/Федеральные медицинские организации/Документы ОМС/Инструкция по подключению» бүлегендә урнаштырылган.

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2021 елның 15 июлендәге мәгълүматларына караганда, Мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасына керү бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасыннан файдаланып гамәлгә ашырылачак.

2022 елга медицина оешмалары реестрына кертү турындагы хәбәрнамәдә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

  1. медицина оешмасы гамәлгә ашыруда катнашырга ниятләп хәбәрнамә бирә торган территориаль программа турында;
  2. медицина оешмасының Юридик затларның бердәм дәүләт реесты (ЕГРЮЛ) белешмәләре нигезендәге тулы һәм кыскартылган (булганда) исеме;
    медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы индивидуаль эшмәкәрнең Индивидуа́ль эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реесты (ЕГРИП) белешмәләре нигезендәге фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда);
  3. медицина оешмасының (индивидуаль эшмәкәрнең) салым органында исәпкә куелуы турындагы таныклык буенча салым түләүченең идентификацияләүномеры (ИНН);
  4. салым органында исәпкә кую турындагы таныклык нигезендә медицина оешмасының салым органында исәпкә куелу сәбәбе коды (КПП);
  5. медицина оешмасының төп дәүләттеркәү номеры (ОГРН);
  6. Оештыру-хокук формаларының гомумроссия классификаторы (ОКОПФ) нигезендә медицина оешмасының оештыру-хокук формасы коды;
  7. Милек рәвешләренең гомумроссия классификаторы (ОКФС) нигезендә медицина оешмасының милек формасы коды;
  8. медицина оешмалары номенклатурасы нигезендә медицина оешмасы төре;
  9. медицина оешмасы урнашкан урын чикләрендә медицина оешмасы адресы;
    индивидуаль эшмәкәрнең Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә яшәү урыны буенча теркәлгән адресы;
    медицина оешмасының урнашкан урыны чикләрендә медицина оешмасы адресының, индивидуаль эшмәкәр Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә яшәү урыны буенча теркәлгән адресның дәүләт адреслар реестрындагы уникаль номеры;
  10. медицина оешмасының электрон почта адресы, телефон номеры;
  11. медицина оешмасының җитәкчесе һәм медицина оешмасы исеменнән ышанычнамәсез эш итәргә хокуклы башка затлары фамилияләре, исемнәре, аталарының исемнәре (булганда);
  12. медицина оешмасының банк реквизитлары;
  13. медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия турындагы түбәндәге мәгълүматлар:
    • лицензияләүче орган исеме;
    • медицина эшчәнлеге гамәлгә ашырыла торган урыннарның адреслары;
    • күрсәтелә торган медицина хезмәтләре (башкарыла торган торган эшләр);
    • медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне теркәү номеры һәм датасы;
  14. тиешле финанс елына территориаль программаны гамәлгә ашыруда катнашырга тәкъдим ителә торган медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәләре турында белешмәләр:
    • Юридик затларның бердәм дәүләт реесты (ЕГРЮЛ) белешмәләре нигезендә медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәсенең тулы исеме;
    • медицина оешмалары номенклатурасы нигезендә медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәсе төре;
    • медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәсе урнашкан урын чикләрендә медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәсе адресы;
    • медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәсе урнашкан урын чикләрендә медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәсе адресының дәүләт адреслар реестрындагы уникаль номеры;
    • медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәсе телефон номеры, электрон почта адресы;
    • медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәсе җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда);
    • медицина оешмасының аерымланган структур бүлекчәсе банк реквизитлары (булганда);
  15. Россия Федерациясе субъекты территориясендә медицина ярдәме күрсәтү урыннарының адреслары һәм (яисә) медицина оешмасының әлеге адреслар буенча урнашкан структур бүлекчәләре турында һәм (яисә) әлеге адреслар буенча урнашкан структур бүлекчәләрнең исемнәре (булганда) хакында белешмәләр, медицина ярдәме күрсәтү урыннары адресларының дәүләт адреслар реестрындагы уникаль номерлары;
  16. медицина ярдәме күрсәтү юнәлешләре һәм адреслары яктылыгында, шул исәптән территориаль программаны гамәлгә ашыру өчен бирелә торган хезмәт күрсәтү куәтләрен аерып күрсәтеп, медицина оешмасының койка фонды күләме һәм беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүдә катнашучы табиблар саны;
  17. медицина ярдәме күрсәтү шартлары һәм юнәлешләре яктылыгында медицина оешмасы территориаль программа кысаларында күрсәтергә планлаштыра торган медицина ярдәме төрләре һәм формалары;
  18. юнәлешләр, табиб-белгечләр, ашыгыч медицина ярдәмен чакыру, балалар һәм олылар буенча клиника-юнәлеш/клиника-статистика төркемнәре саны яктылыгында медицина ярдәме күрсәтү төрләре һәм шартлары буенча план елына медицина ярдәменең күрсәтү өчен планлаштырыла торган күләмнәре, шулай ук медицина хезмәтләре күрсәтү номенклатурасы нигезендә план елына олыларга һәм балаларга диагностика һәм (яисә) консультация хезмәтләре күрсәтүнең гамәлгә ашырырга планлаштырыла торган күләмнәре хакында тәкъдимнәр.

Шулай ук хәбәрнамәдә белешмә рәвешендә медицина оешмасы һәм территориаль фонд 326-ФЗ номерлы Федераль законга, шулай ук иминләштерелгән затлар турындагы белешмәләрнең шәхсиләштерелгән исәбе мәгълүматына (булганда) таянып төзи торган хисап нигезендә план чоры алдыннан килгән чорларда территориаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында медицина оешмасы фактта күрсәткән медицина ярдәме һәм аның финанслар белән тәэмин ителеше күләмнәре хакында белешмәләр китерелә.

Хәбәрнамәгә түбәндәгеләрнең электрон күчермәләрен теркәргә кирәк:

медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга медицина оешмасы лицензиясенең,

медицина оешмасының кадрлар белән һәм матди-техник тәэмин ителеше медицина оешмасы хәбәрнамә нигезендә күрсәтергә ниятли торган медицина ярдәмен күрсәтү тәртипләрендәге таләпләргә туры килүне раслый торган документларның,

оешманың (хәбәрнамә бирү датасына кадәр медицина эшчәнлеген гамәлгә ашырмаган медицина оешмаларыннан тыш) хәбәрнамә төзү датасы алдыннан килгән 36 ай эчендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләрен, шул исәптән кредиторлык һәм дебиторлык бурычлары булу-булмау турындагы белешмәләрне чагылдыра торган документларның.

Медицина оешмасы территориаль фондка хәбәрнамә җибәргәннән соң өч эш көне эчендә территориаль фонд хәбәрнамәнең ММИ кагыйдәләрендә каралган хәбәрнамә төзү кагыйдәләренә һәм 326-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы белән билгеләнгән хәбәрнамәне бирү вакытларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм, хәбәрнамә әлеге таләпләргә туры килсә, әлеге медицина оешмасы турында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы медицина оешмалары реестрына язма кертә һәм медицина оешмасына мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасында медицина оешмасын мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек башкаручы медицина оешмалары реестрына кертү турында беркетмә җибәрә.

Медицина оешмасы ММИ кагыйдәләренең 105 пункты нигезендә җибәргән хәбәрнамә, әгәр дә аның әлеге Кагыйдәләрдә билгеләнгән кагыйдәләрне үтәп төзелмәве һәм (яисә) Федераль законның 15 статьясында билгеләнгән хәбәрнамә бирү вакытларына туры килмәве ачыкланса, территориаль фонд медицина оешмасына мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрнамәнең кагыйдәләргә һәм аны тапшыру вакытларына туры килмәве турында беркетмә җибәрә.

Медицина оешмасын мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы медицина оешмалары реестрына кертү турында беркетмә һәм хәбәрнамәнең кагыйдәләргә һәм аны тапшыру вакытларына туры килмәве хакында беркетмә мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасында электрон документ рәвешендә төзелә һәм территориаль фонд исеменнән эш итәргә вәкаләтле затның көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзалана.

Хәбәрнамәнең кагыйдәләргә туры китереп төзелмәве турында беркетмә алганда, медицина оешмасы хәбәрнамәгә төгәллекләр кертергә һәм аны 326-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясында каралган вакыт кысаларында территориаль фондка кабат тапшырырга хокуклы.

Медицина оешмасын реестрдан чыгару медицина оешмасы бетерелгәндә, медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукын югалтканда, банкротлыкка чыкканда, мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтү һәм түләү турындагы шартнамәсен өзгәндә, реестрдан чыгару турында хәбәрнамә биргәндә яисә Россия Федерациясе законнарында каралган башка очракларда гамәлгә ашырыла.

Реестрдан чыгару турындагы хәбәрнамә нигезендә реестрдан чыгару медицина оешмасы хәбәрнамәне мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтү һәм аның өчен түләү турында шартнамә төзегәнгә кадәр биргән очракта гамәлгә ашырыла.

326-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 2.1 өлеш нигезендә гадәттән тыш хәл шартларында һәм (яисә) тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра торган авырулар таралу янаганда Россия Федерациясе субъектының югары вазыйфаи заты (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесе) медицина оешмасын мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы медицина оешмалары реестрына кертү турында хәбәрнамә бирү вакытын күрсәтелгән статьяның 2 өлешендә каралганнан башкача билгеләргә хокуклы.

Медицина оешмалары җитәкчеләре өчен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыру турында мәгълүмат

326-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 323-ФЗ номерлы Федераль закон һәм күрсәтелгән федераль законнарны үтәү йөзеннән кабул ителгән норматив хокук актлары нигезендә, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашырганда медицина оешмалары түбәндәгеләрне эшләргә бурычлы:

  1. иминләштерелгән затларга медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте программалары кысаларында бушлай күрсәтергә;
  2. медицина эшчәнлеген Россия Федерациясенең закон һәм башка норматив хокук актлары, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтү тәртипләре һәм медицина ярдәме стандартлары нигезендә оештырырга һәм гамәлгә ашырырга;
  3. беркетелгән халык турындагы һәм иминләштерелгән затларга күрсәтелгән медицина ярдәме хакындагы белешмәләрнең шәхсиләштерелгән исәбен алып барырга һәм медицина ярдәме күрсәтү күләмнәрен, вакытларын, сыйфатын һәм шартларын тикшереп тору өчен кирәк булган иминләштерелгән зат турындагы һәм аңа күрсәтелгән медицина ярдәме хакындагы белешмәләрне иминият медицина оешмаларына һәм территориаль фондка тапшырырга;
  4. мәҗбүри медицина иминияте акчалары белән үткәрелә торган операцияләр буенча аерым исәп алып барырга;
  5. табиб серен, шул исәптән медицина мәгълүмат системаларында файдаланыла торган шәхси мәгълүматларның конфиденциальлеген сакларга;
  6. медицина документларын билгеләнгән тәртиптә алып барырга һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге эшчәнлек турындагы хисаплылыкны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды, Федераль дәүләт статистикасы хезмәте билгеләгән тәртиптә һәм формалар буенча тапшырырга;
  7. медицина документларын, шул исәптән катгый хисаплылык бланкларын исәпкә алуны һәм саклауны тәэмин итәргә;
  8. гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы һәм гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләренең территориаль программасы кысаларында гражданнарга медицина ярдәме алу мөмкинлеге турында хәбәр җиткереп торырга, шул исәптән түләүсез медицина ярдәме күрсәтү тәртибе, күләме һәм шартлары хакында мәгълүмат бирергә;
  9. пациентларга күрсәтелә торган медицина ярдәме, кулланыла торган дару препаратлары һәм медицина әйберләре турында дөрес мәгълүмат бирергә;
  10. «Интернет»челтәрендә рәсми сайт булдырырга;
  11. «Интернет» челтәрендәге үз рәсми сайтларында эш режимы һәм күрсәтелә торган медицина ярдәме төрләре турында мәгълүмат урнаштырырга һәм иминләштерелгән затларга, иминият медицина оешмаларына һәм территориаль фондка эш режимы, күрсәтелә торган медицина ярдәме төрләре, медицина оешмасында медицина ярдәменнән файдалану һәм аның сыйфаты күрсәткечләре хакында белешмәләр бирергә;
  12. гражданнарга аңлаешлы формада, шул исәптән «Интернет» челтәреннән файдаланып, гамәлгә ашырыла торган медицина эшчәнлеге һәм медицина хезмәткәрләре турында, аларның белем дәрәҗәсе һәм квалификациясе хакында хәбәр җиткереп торырга, шулай ук медицина оешмалары күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү өчен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән башка мәгълүматны бирергә;
  13. күрсәтелгән медицина ярдәме өчен алынган мәҗбүри медицина иминияте акчаларын мәҗбүри медицина иминияте программалары нигезендә файдаланырга;
  14. авырулар китереп чыгара торган куркыныч факторларын кисәтүгә һәм аларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрүне тәэмин итәргә;
  15. сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкка санитария-гигиена белеме бирү эшен үткәрергә;
  16. Россия Федерациясе законнары нигезендә бүтән вазыйфалар башкарырга.

Медицина оешмасы мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге үз эшчәнлеген мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтү һәм аның өчен түләү турындагы шартнамә нигезендә гамәлгә ашыра.Мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтү һәм аның өчен түләү турындагы бертип шартнамә формасы Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 30 декабрендәге 1417н номерлы приказы белән расланды.

326-ФЗ номерлы Федераль законнигезләмәләрен гамәлгә ашыру өченмәҗбүри медицина иминиятеөлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашырырга ниятли торган медицина оешмасына Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2011 елның 7 апрелендәге 79нчы приказы белән расланган Мәҗбүри медицина иминиятеөлкәсендә мәгълүматсистемалары эшчәнлегенең төп принциплары һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү тәртибен таләпләренә җавап бирә торган программа комплексы кирәк. Программа комплексы Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2011 елның 25 гыйнварындагы 29н номерлы приказы белән расланган Мәҗбүри медицина иминиятеөлкәсендә шәхсиләштерелгәнисәп тәртибе нигезендә Иминләштерелгән затларга күрсәтелгән медицина ярдәме турында шәхсиләштерелгән исәп алып барырга ярдәм итәргә тиеш.

326-ФЗномерлы Федераль законның 40статьясынигезендәмедицинаярдәме күрсәтү күләмнәрен, вакытларын, сыйфатын һәм шартларын тикшерүдә тотуиминиятмедицинаоешмаларыһәмтерриториальмәҗбүри медицина иминиятефондларытарафыннан Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2021 елның 19 мартындагы 231н номерлы приказы белән билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.

Игътибар итегез: норматив хокук актлары нигезендә медицина оешмалары мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып бара торган ел дәвамында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы медицина оешмалары арасыннан чыга алмый (моңа 326-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 4 өлештә күрсәтелгән очраклар керми).

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында катнашучылар белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге телефоннары: (843) 291-77-33, 291-77-35.

Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә медицина оешмалары эшчәнлеген җайга сала торгантөп норматив хокукактлары исемлеге: карарга; күчереп алырга.

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан