"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Мәҗбүри медицина иминияте полисы
Мәҗбүри медицина иминияте полисы

Мәҗбүри медицина иминияте полисы – Россия Федерациясенең барлык территориясендә иминләштерелгән затның мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтелү хокукын таныклый торган документ (“Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында” 29.11.2010 №326-ФЗ Федераль законның 45 статьясы).

2011 елның 1 маеннан иминләштерелгәннәргә Россия Федерациясенең барлык территориясендә бердәй үрнәктәге полислар бирелә башлый.

ММС полисы шулай ук “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге №210-ФЗ Федераль закон нигезендә универсаль электрон картада булган федераль электрон кушымта белән тәэмин ителә. Универсаль электрон карталарны бирү 2013 елның 1 гыйнварыннан гражданнар гаризалары буенча гамәлгә ашырыла.

Эшләүче яисә эшләмәүче гражданнарны мәҗбүри медицина иминләштерүе турында шартнамәләр төзү 326-ФЗ номерлы Федераль закон белән каралмаган. Иминләштерелгән затлар иминләштерүче медицина оешмасын мөстәкыйль рәвештә сайлап алырга тиеш.

Яңа полисны әзерләү иминләштерелгән зат иминләштерүче медицина оешмасын сайлап алу (алмаштыру) хокукын гамәлгә ашырган очракта, мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә иминләштерүче медицина оешмасына шәхсән яисә вәкиле аша гариза бирү юлы белән башкарыла. Гариза биргән көнне гражданга (вәкиленә) ММИ полисын рәсмиләштерүне раслый торган таныклык бирелә, аның гамәлдә булу көче полис алганчы дәвам итә, әмма бу вакыт аны биргәннән соң утыз эш көненнән дә артмаска тиеш.

2011 елның 1 маена кадәр мәҗбүри медицина иминияте буенча иминләштерелгән гражданнарга бирелгән иске үрнәктәге полислар яңаларына алмаштыруны таләп итми. Иске полислар иминият шартнамәсенең полиста күрсәтелгән гамәлдә булу срогының актуальлегенә, яшәү урынына бәйсез рәвештә гамәли көчен саклап кала.

Эшләүче гражданнарның полислары эшкә урнашканда яисә эштән киткәндә эш бирүчеләр тарафыннан алмаштырылырга яисә алып калырга тиеш түгел. Эш бирүче тарафыннан хезмәткәрне иминләштерүче медицина оешмасын (ИМО) сайлап алу турында гариза бирергә мәҗбүр итүнең теләсә нинди алымнары, хезмәткәрләрнең полисларын массакүләм алмаштыруны оештыру иминләштерелгән затларның ИМО сайлап алуга граждан хокукларын боза һәм законга каршы була.

Шулай итеп, 2011 елның 1 маеннан мәҗбүри медицина иминияте буенча иминләштерелгән затлар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә мәҗбүри медицина иминләштерелгәндә түләүсез медицина ярдәме алу хокукын раслаучы түбәндәге документлар күрсәтергә тиеш:

- 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисы;

- ММИ полисы рәсмиләштерүне раслый торган вакытлы таныклык;

- 2011 елның 1 маеннан соң бирелгән бердәй үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисы;

- мәҗбүри медицина иминияте полисы булган универсаль электрон карта.

Полис алырга (алмаштырырга) тиешле гражданнар:

- элек полислар белән тәэмин ителмәгән иминләштерелгән затлар, шул исәптән яңа туган балалар;

- фамилиясен, исемен, атасының исемен, җенесен, туган датасын алмаштырган затлар (шулай ук әлеге белешмәләрне язганда полиста хата табылганда);

- полисын югалткан затлар;

- полислары яраксызга әверелгән затлар;

- иминләштерүче медицина оешмасын алмаштырырга карар кылган затлар (календарь елның 1 ноябренә кадәр елына бер мәртәбә);

- шәхесен раслаучы яңа документ алган затлар.



Универсальная электронная карта (оборотная сторона)
 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан