"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү тәртибе
Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү тәртибе

Югары технологияле медицина ярдәме (алга таба - ЮТМЯ) – югары технологияләр һәм (яисә) уникаль дәвалау методлары кулланып, махсуслаштырылган медицина ярдәме ул.

Югары технологияле медицина ярдәме Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче гражданнарга түләүсез гарантияләнә.

Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәмәүче гражданнарга медицина ярдәменең югары технологияле төрләрен күрсәтү, медицина ярдәменең альтернатив төрләре булмаганда, Россия Федерациясе субъектлары белән Татарстан Республикасы арасында гамәлдәге шартнамәләр белән бүтәне каралмаган булса, экстрен очракларда гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасында ЮТМЯне 14 сәламәтлек саклау учреждениесе 27 профиль буенча күрсәтә.

2013 ЕЛДА РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ГРАЖДАННАРЫНА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БЮДЖЕТЫ ИСӘБЕННӘН ЮГАРЫ ТЕХНОЛОГИЯЛЕ МЕДИЦИНА ЯРДӘМЕ КҮРСӘТҮГӘ ЗАДАНИЕНЕ ҮТӘҮДӘ КАТНАШУЧЫ МЕДИЦИНА ОЕШМАЛАРЫ ИСЕМЛЕГЕ

№ т/с Медицина оешмасы атамасы

1.

"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник сырхауханәсе"ДАСУ, Казан шәһәре

2.

"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика балалар клиник сырхауханәсе" ДАСУ, Казан шәһәре

3.

"2 нче республика клиник сырхауханәсе" ДАСУ, Казан шәһәре

4.

"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры" ДАСУ, Казан шәһәре

5.

6.

"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология сырхауханәсе " ДАСУ, Казан шәһәре

7.

"Ашыгыч медицина ярдәме сырхауханәсе" ТР ДАСУ, Чаллы шәһәре

8.

"Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең медик-санитар часте" ДПУ

9.

"АВА-ПЕТЕР" ҖЧҖ, Казан шәһәре

10.

"Ишетүне реабилитацияләү үзәге" ДАСУ, Чаллы шәһәре

11.

"12 нче шәһәр клиник сырхауханәсе" ААҖ Казан шәһәре

12.

"7 нче клиник сырхауханәсе" ДАСУ, Казан шәһәре

13.

"Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр сырхауханәсе" ДАСУ Түбән Кама шәһәре

14.

"Түбән Кама күп профильле үзәк район сырхауханәсе" ДАСУ

ЮТМЯ профильләре – абдоминаль хирургия (корсак өлеше органнарын дәвалау), акушерлык һәм гинекология, гастроэнтерология, гематология, комбустиология (нык пешкән урыннарны дәвалау), неврология, нейрохирургия, онкология, оториноларингология, офтальмология, педиатрия, ревматология, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, торакаль хирургия (күкрәк читлеге органнарын дәвалау), травматология һәм ортопедия, трансплантация, урология, казналык-бит хирургиясе, эндокринология, неонатология.

2013 елда Россия Федерациясе гражданнарына ЮТМЯ заданиесен үтәүдә катнашучы медицина оешмасы комиссиясе ЮТМЯ күрсәтү максатында авыруны госпитальләштерү өчен күрсәткечләр булу /булмау турында карар кабул итте. Медицина оешмасы комиссиясендә задание кысаларында ЮТМЯ күрсәтү өчен күрсәткечләр булу /булмау мәсьәләсен карау өчен түбәндәгеләр нигез була: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының авыру профиле буенча төп штаттан тыш белгеченең, республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең профильле белгечләренең бәяләмәсе нигезендә гражданның медицина күрсәткечләре яисә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениениесеннән госпитальләштерүгә юлламасы булуы; һәм (яисә) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан рәсмиләштерелгән «ЮТМЯ күрсәтүгә талоны» булу. Медицина оешмасы комиссиясенең карарны әзерләү срогы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан документлар кергән мизгелдән 10 эш көненнән дә артмаска тиеш, авыруга турыдан-туры консультация уздырганда - өч көннән дә артмаска тиеш. Медицина оешмасы карары беркетмә рәвешендә рәсмиләштерелә.

Татарстан Республикасыннан читтә гражданнарны ЮТМЯ күрсәтү өчен медицина оешмаларына җибәрү Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ЮТМЯ күрсәтү өчен пациентларны сайлап алу комиссиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан