"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
25.11.2015

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2015 елның 18 ноябрендә Хокукый ярдәм көнендә катнашты

МӘГЪЛҮМАТ

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2013 елдан башлап Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән үзара хезмәттәшлек итә. Даими үткәрелеп тора торган Хокукый ярдәм көннәре - бу хезмәттәшлекнең бер мисалы. Әлеге чара кысаларында Фонд белгечләре гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә, мәгълүмати материаллар өләшә. Хокукый ярдәм көннәренең чираттагысы 2015елның 18 ноябрендә узды.

Бу чарада Фондның иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге төп киңәшчесе Светлана Яковенко гражданнарга бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына экспертиза үткәрү һәм мәҗбүри медицина иминияте программалары кысаларында медицина дәвалавына каралган акчаларны каплау мәсьәләләре буенча консультация бирде.

Хокукый ярдәм көнендә катнашкан гражданнарга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм медицина иминияте оешмаларының«кайнар линия» телефоннары белән мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча рус һәм татар телләрендә әзерләнгән мәгълүмати-аңлатма материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратылды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан