МӘГЪЛҮМАТ
Бүген Түбән Кама шәһәрендә урнашкан «Корабельная роща» шифаханә-профилакторие территориясендә спорт бәйрәме узды. «Спасение» иминият медицина җәмгыяте хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырды. Түбән Камада яшәүчеләр үз көчләрен һәм җитезлекләрен берничә дисциплинада: 100 метр озынлыкка йөгерүдә, прессның көчен тикшерүдә, җирдән этелүдә, туп атуда һәм сикергечтә сикерүдә бәяләде. Чара «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үткәрү кысаларында узды.
Билгеле булганча, узган елның язында России президенты «Хезмәткә һәм оборонага әзер» значогын алу хокукына һәркайда үткәрелә торган сынауларны яңадан кертү турындагы указга кул куйган иде. Ләкин бүген «Спасение» хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшыруда значок өчен генә катнашмады – бүген иң яхшыларны билгеләмәделәр.
Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үткәрүнең максаты сәламәтлекне ныгыту иде, ә анда катнашучыларның һәркайсы төп призга ия булды - яхшы кәеф һәм күңел көрлеге алды.