"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
16.07.2015

Үз хокукларыңны бел

МӘГЪЛҮМАТ

Агымдагы елның июленнән «Спасение» иминият җәмгыяте Татарстан хастаханәләрендә һәм шифаханәләрендә «Үз хокукларыңны бел» дигән акция үткәрә. Бу акцияләрнең максаты – гражданнарга аларның мәҗбүри медицина иминияте системасындагы хокуклары турында мәгълүмат бирү.

Беренче мондый чара Казан шәһәрендәге «Спасение» поликлиникасында уздырылды.

«Спасение» җәмгыятенең иминләштерелгән затлар хокукларын яклау бүлеге белгечләре үткәргән бу чара поликлиникага йөрүчеләр өчен иминият компаниясен ничек сайлап алырга яки алыштырырга, пациент хокукы һәм поликлиниканы яки давалаучы табибны сайлап алу тәртибе, диагностика тикшеренүләрен көтү вакытлары һәм стационарга госпитальләштерү дигән сораулар буенча үзенә күрә бер мәгълүматсызлыкны бетерү чарасына әйләнде. Шулай ук чарада дәвалаучы табиб билгеләгән белгеч поликлиникада булмаганда, түләүле хезмәт күрсәтүләрдән һәм тикшерүләрдән файдалануны көчләп тагарга маташканда кая мөрәҗәгать итәргә кирәк булу хакында аңлатылды. Акция кысаларында диспансеризациянең әһәмияте һәм аны үтү тәртибе турында агарту эше алып барылды.

Гражданнар актив кызыксынуларын белдерде. Акциядә катнашучылар арасында медицина ярдәмен алганда үзләре белән проблемалар килеп чыккан очракта иминият компанияләренә беркайчан да мөрәҗәгать итмәгән кешеләр дә бар иде. Иминият компанияләре белгечләренең консультация бирү белән берүк вакытта реаль ярдәм дә күрсәтә алуы хакында искәртеп үтелде. Моның өчен тәүлек буе эшли торган диспетчерлык үзәкләре оештырылган һәм эшләп тора, аларның кайнар линияләре телефоннары медицина полисларында күрсәтелгән.

Акциядә катнашучылар мондый мәгълүмати чараларның кирәклеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан