"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
09.12.2015

2015 елның 9 аенда пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр эше турында мәгълүмат

МӘГЪЛҮМАТ

Иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте буенча түләүсез һәркем алырлык медицина ярдәмен алу хокукларын тәэмин итү максатларыннан чыгып, 2015 елда Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы медицина оешмаларында пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр (иминият медицина оешмалары вәкилләре) үз эшчәнлеген дәвам иттерде.  Пациент хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең төп бурычлары булып мәҗбүри медицина иминияте буенча һәркем алырлык медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүгә, иминләштерелгән затлар хокукларын бозуга китерә торган факторларны ачыклау һәм оператив бетерү; бу мәсьәләләр буенча медицина оешмасы вәкилләре белән хезмәттәшлек итү; пациентларга аларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокукларын тормышка ашыру буенча мәгълүмат бирү; медицина хезмәткәрләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге төп норматив хокукый документлар турындагы мәгълүмат белән таныштыру.   

Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр үз эшчәнлекләрен атна саен 16 медицина оешмасында гамәлгә ашыра.

2015 елның 9 аенда консультация бирүне сорап пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләргә - 936 граждан, шикаятьләр белән 56 кеше мөрәҗәгать итте. 45 шикаять нигезле дип танылды, 39 (86,7%) шикаять канәгатьләндерелде.

Индивидуаль мәгълүмат бирү кысаларында пациентларга мәҗбүри медицина иминияте  буенча медицина ярдәме күрсәтүне оештыру тәртибе, аның төрләре, шартлары турында 14 619 нөсхә мәгълүмати-аңлатма материал (белешмәлекләр, брошюралар, листовкалар, визиткалар) таратылды.

Иминләштерелгән затлар хокукларын тәэмин итү буенча мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге турындагы мәсьәләләр буенча медицина хезмәткәрләре алдында 26 чыгыш оештырылды.

Иминият медицина оешмалары вәкилләре тарафыннан мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәмен алучы иминләштерелгән затлар хокукларын бозуларның диагностика тикшеренүләрен һәм табиб-белгечләр консультацияләрен үткәрү вакытлары үтәлмәүгә, мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуларга кагыла торган фактлары ачыкланды.

Ачыкланган барлык хокук бозулар турында медицина оешмалары җитәкчеләренә хәбәр ителде.

Иминият медицина оешмалары вәкилләре үз эшчәнлекләрен уңай бәяли торган медицина оешмаларының вәкаләтле затлары белән актив хезмәттәшлек итә, шул исәптән  гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча иминләштерелгән затларга да, медицина хезмәткәрләренә дә мәгълүмат бирү буенча.

Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең эш нәтиҗәләре регуляр рәвештә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына җиткерелеп тора. 


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан