"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
13.12.2015

Новгород клиникасы үлгән кешеләрне дәвалаган өчен 30 млн сум акча алган (Российская газета 13/12/2015)

Бөек Новгород полициясе шәһәр тарихындагы иң эре медицина афераларының берсен ачкан. Шәхси клиникада мәҗбүри медицина иминияте буенча мәгълүматлар бозып күрсәтелгән. Документлар буенча медицина ярдәмен әллә кайчан үлгән кешеләр алган булып чыга.

Новгород өлкәсе буенча эчке эшләр идарәсе белдергән мәгълүматларга караганда, шәхси клиника хезмәткәрләре, 2011 елдан башлап, медицина карталарына һәм башка документларга мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча күрсәтелмәгән хезмәтләрне күрсәтелгән дип язып барган.

Анализлар, тикшерү һәм дәвалау өчен (шул исәптән кыйммәтле) региональ мәҗбүри медицина иминияте фонды тиешенчә медицина учреждениесе счетларына акча күчереп торган. Зыян суммасы 30 миллион сумнан артып киткән.

Клиниканың генераль директоры өй сагына алынган. Ялган документлар тутыруда катнашырга мөмкин булган хезмәткәрләргә карата оешкан төркем тарафыннан гамәлгә ашырылган мошенниклык турындагы статья буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер полиция хезмәткәрләре Новгород өлкәсенең башка медицина учреждениеләрен дә тикшерә.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан