2015 елның 19 сентябрендә «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында яшәүчеләр өчен пациент хокуклары буенча акция үткәрә
МӘГЪЛҮМАТ
Чара 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Бөгелмә шәһәре, Октябрь ур, 20 нче йорт адресы буенча Бөгелмә үзәк район хастаханәнәсе поликлиникасында булачак.
Бөгелмәдә яшәүчеләрнең түләүсез (тикшерелмичә) терапевт, эндокринолог, невролог, хирург консультацияләрен алу мөмкинлеге булачак. Консультация алу өчен янда медицина документлары (бәяләмәләр, стационардан яки амбулатория карталарыннан чыгармалар, диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләре) булырга тиеш.
Үткәрелә торган акция кысаларында Чулпан-Мед белгечләре анда катнашучыларга мәҗбүри медицина иминияте полисын алу тәртибе, медицина оешмасын сайлап алу һәм алыштыру; мәҗбүри медицина иминияте системасында иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирәчәк.
8-800-200-10-65 телефоны буенча алдан язылып кую мәҗбүри (шалтырату бушлай).