"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
21.09.2015

2015 елның 17 сентябрендә Казан шәһәрендә «Стационар медицина ярдәменә клиника-статистика төркемнәре моделе буенча түләү» төбәкара семинары булып узды. Семинарда Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре, Бөтендөнья банкы консультантлары, территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары һәм Идел буе федераль округының сәламәтлек саклау идарәсе органнары вәкилләре канашты.

Семинар эше барышында стационар медицина ярдәменә, төбәк үзенчәлекләрен һәм аны алга таба үстерү юнәлешләрен исәпкә алып, клиника-статистика төркемнәре моделе буенча түләү системасын камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Татарстан Республикасы, Пермь крае, Самара, Түбән Новгород, Свердловск өлкәләре клиника-статистика төркемнәре нигезендә түләү ысулын кертү буенча төбәк тәҗрибәсе тыңланды.

Семинар программасы аудиториядә зур кызыксыну тудырды, проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары буенча фикер алышуда Идел буе федераль округының барлык территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары белгечләре катнашты.

   

Кучереп алырга


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан