Азнакайда пациент хокуклары буенча акция
МӘГЪЛҮМАТ
2015 елның 4 июлендә «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы пациент хокуклары буенча акция акция үткәрә. Чара 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Азнакай шәһәре, Мәрҗани урамы, 34 нче йорт адресы буенча Азнакай үзәк район хастаханәсе поликлиникасында узачак.
Гражданнарны консультатив (тикшермичә) кабул итүне гомуми практика табибы, гинеколог, гастроэнтеролог, хирург гамәлгә ашыра.
Консультация алу өчен медицина документларын (бәяләмәләр, стационар яки амбулатория карталарыннан чыгармалар, диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләрен) алып килергә кирәк.
Үткәрелә торган акция кысаларында Чулпан-Мед белгечләре катнашучыларга мәҗбүри медицина иминияте полисын алу, иминият медицина оешмасын алыштыру яки сайлап алу тәртибе; мәҗбүри медицина иминияте системасында иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирәчәкләр.
8-800-200-10-65 телефоны буенча алдан язылып кую мәҗбүри (шалтырату бушлай).