"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
15.05.2015

Фонд белгечләренең медицина хезмәткәрләре коллективлары белән мәгълүмати очрашулары (РИА Новости 15/05/2015)


Халыкның медицина оешмаларына шикаять белдерүләрен булдырмый калу, иминләштерелгән затларның Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында медицина ярдәмен түләүсез алу хокукларын тәэмин итү максатларында, Фонд белгечләре медицина хезмәткәрләре коллективлары белән мәгълүмати-аңалату очрашуларын үткәрә.

2015 елның 13 маенда иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Л.А.Доронина һәм иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы О.П.Полякова «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең медицина хезмәткәрләре коллективы белән очрашу үткәрде.

Чарада 35 кеше: бүлек мөдирләре, стационар һәм поликлиникалар табиблары, баш табиб урынбасарлары катнашты.

Үз чыгышларында Фонд вәкилләре медицина хезмәткәрләренең күп санлы сорауларына җавап бирде, аларга бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү тәртибе турында мәгълүмат җиткерде, «иске үрнәктәге» мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуларга юл куймаска кирәклеген, иминләштерелгән затларның медицина оешмасын һәм табибны сайлап алу хокукы, медицина катнашуына һәм аннан баш тартуга хәбәрдар булып ихтыярый ризалык рәсмиләштерү тәртибе, махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәткәндә  иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты. Чарада каралган төп темаларның берсе булып медицина ярдәменә клиника-статистика төркемнәре нигезендә түләү темасы торды.

Чара барышында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары номерлары белән мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча рус һәм татар телләрендә мәгълүмати-аңлатма материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) тарату гамәлгә ашырылды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан