"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
21.04.2015

Фонд белгечләренең медицина хезмәткәрләре коллективлары белән мәгълүмати очрашулары


Халыкның медицина оешмаларына шикаять белдерүләрен булдырмый калу, иминләштерелгән затларның Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында медицина ярдәмен түләүсез алу хокукларын тәэмин итү максатларында, Фонд белгечләре медицина хезмәткәрләре коллективлары белән мәгълүмати-аңалату очрашуларын үткәрә.

Бүлек мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары һәм  клиника-экспертиза эше буенча урынбасар катнашында шундый очрашуларның берсен Фонд белгечләре Л.Доронина һәм О. Полякова 17 апрельдә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә үткәрде.

Фонд вәкилләре чыгышларында бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү тәртибе, «иске үрнәктәге» мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартырга ярамау, медицина катнашуына һәм аннан баш тартуга хәбәрдар булып ихтыярый ризалык рәсмиләштерү тәртибе, махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәткәндә иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары турындагы мәсьәләләргә кагылды. Чарада каралган төп темаларның берсе булып медицина ярдәменә клиника-статистика төркемнәре нигезендә түләү темасы торды.

Чара барышында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр Фондның һәм иминият медицина оешмаларының«кайнар линия» телефоннары белән рус һәм татар телләрендә язылган брошюралар, визит карточкалары таратылды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан