"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
11.06.2015

2014 елгы Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлде (ТР Дәүләт Советы 10/06/2015)


Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова ТР Дәүләт Советына Фонд бюджеты үтәлешен раслау турындагы ТР законы проектын тәкъдим итте. Карау нәтиҗәсендә парламентарийлар документны тулысынча кабул итте.

Алсу Мифтахова сүзләренә караганда, Фонд бюджеты керемнәре 34,5 млрд сум күләмендә үтәлгән.Чыгымнар буенча бюджет үтәлеше 36, 14 млрд. сум тәшкил итә.

Аннан соң ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Илдус Касыймов чыгыш ясады. Профильле комитет исеменнән ул закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән «2014 елгы Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешен раслау турында» Татарстан Республикасы законы проектын карап, Дәүләт Советы аны соңгы укылышта кабул итте.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан