"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
19.02.2016

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2016 елның 19 февралендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә үткәрде


Иминләштерелгән затлар хокукларын яклау эшен камилләштерү максатларында   иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе тарафыннан 2016 елның 19 февралендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиаллары һәм иминият медицина оешмалары катнашында эшче киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминият медицина оешмалары эшчәнлегенә, 2016 елга Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга медицина ярдәмен бушлай күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасында каралган мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәме күрсәтүнең яңа нигезләмәләренә, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын саклау хакында медицина хезмәткәрләренә мәгълүмат бирүгә кагыла торган хәзерге заман тенденцияләре мәсьәләләре тикшерелде.

Моннан тыш, пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең эшенә йөмгак ясалды һәм 2016 елга аларның эш бурычлары билгеләнде, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар арасында социологик сораштырулар үткәрү тәртибе аңлатылды, «Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затлар хокукларын яклауны оештыру» дигән ПГ хисап формасына мәгълүматларны бик төгәл итеп кертү зарурлыгы турында өстәмә аңлатмалар бирелде.


7apr.JPG   7apr2.JPG



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан