"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
02.03.2016

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалы пациентлар хокуклары буенча акция үткәрә


Гражданнарны тикшереп консультатив кабул итүне маммолог (39 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга маммография тикшерүен үткәреп), онколог, хирург, уролог, акушер-гинеколог алып барачак.

Гражданнарны тикшермичә консультатив  (медицина документлары буенча) кабул итүне кардиолог, гастроэнтеролог, невролог, эндокринолог,  пульмонолог гамәлгә ашырачак.

Теләүчеләр түләүсез флюорография тикшерүен уза алачак.

Чара 2016 елның 9 апрелендә сәгать 10.00 нан 14 сәгать 30 минутка кадәр Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 30 нчы йорт, 1 нче терминалга керү урыны (Шевченко урамы ягыннан) адресы буенча «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт филиалында булачак.

Консультация алу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  • медицина документларын (бәяләмәләр, стационардан яки амбулатория карталарыннан чыгармалар, диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләрен) алып килергә;
  • (88553) 22-11-85, 22-94-56 телефоннары буенча алдан язылып куярга.

Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан