2016 елның 18 мартында Әлмәт шәһәрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм республиканың көньяк-көнчыгышындагы медицина оешмаларының эшче киңәшмәсе булды
Киңәшмәдә баш табибларның медицина часте буенча урынбасарлары, бүлекләр мөдирләре, табиб-статистиклар, икътисадчылар катнашты.
2016 елга тәүлек әйләнәсендә эшләүче һәм көндезге стационарда медицина ярдәменә клиника-статистика төркемнәре буенча түләү: яңа клиника-статистика төркемнәрен кертү, аерым клиника-статистика төркемнәрен кодлаштыру үзенчәлекләре, аерым клиника-статистика төркемнәре буенча түләү тәртибе турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Медицина оешмаларының игътибары аеруча счетлар реестрларын түләүгә корректлы тапшыру кирәклегенә юнәлдерелде, моңа медицина хезмәткәрләренең, икътисадчыларның һәм счетлар реестрларын кертү өчен җаваплы белгечләрнең үзара җайлашып эшләве нәтиҗәсендә генә ирешеп булуга басым ясалды.