"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
11.04.2016

9 апрельдә Әлмәт районында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрелде


2016 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт филиалы базасында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрде. Чарада 86 кеше катнашты.

Акция кысаларында Казан шәһәреннән килгән табиб-экспертлар (кардиолог, гастроэнтеролог, эндокринолог, невролог) пациентларның медицина документлары буенча тикшермичә гражданнарга консультация бирүне гамәлгә ашырды. 96 консультация үткәрелде.

Моннан тыш, Әлмәт шәһәре табиблары (маммолог, онколог, хирург, уролог) гражданнарны тикшереп кабул итте. 80 кеше тикшерелде һәм консультация алды.

Онкология авыруларын, шул исәптән сөт бизе рагын профилактикалау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. 28 хатын-кызга маммография үткәрелде.

Теләгән барлык кешеләргә дә түләүсез флюорография тикшерүен узу мөмкинлеге тудырылган иде. Бу мөмкинлектән 23 кеше файдаланды.

Акция барышында иминләштерелгән затларга аларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары турында, Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында түләүсез медицина ярдәме күрсәтү тәртибе, медицина учреждениеләре эшен оештыру хакында мәгълүмат бирелде. Консультацияләр Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгәннәр хокукларын яклау белгечләре тарафыннан үткәрелде. Барлык иминләштерелгән затлар да мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән гражданнарның хокуклары турында белешмәлекләр, шулай ук иминият медицина оешмаларының һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүматы язылган визит карточкалары, шулай ук сәламәт туклану, онкология авыруларын профилактикалау һ.б. турында белешмәлекләр, брошюралар алды.

Чара «Әлмәт ТВ» һәм «Луч» телекомпанияләре тарафыннан яктыртылды.

Чара тәмамланганда иминләштерелгән затлар акция үткәрүне оештыру турындагы тәэсирләре, тәкъдимнәре һәм теләкләре, шулай ук сораштыруда катнашып, табиб-экспертлар эшенә биргән бәяләре белән уртаклашты. Барлык респондентлар да чараны оештырудан, табиб-экспертлар һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре үткәргән консультацияләрдән канәгать калды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан