"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
14.04.2016

Татарстан Республикасының 3,1 миллионнан артык кешесе бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисларын алды


«Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» 2010 елның 29 ноябрендәге 326-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы нигезендә 2011 елның 1 гыйнварыннан гражданнар иминият медицина оешмасын сайлап алуны мөстәкыйль рәвештә үзләре гамәлгә ашыра.  Иминият компаниясен елга бер тапкыр 1 ноябрьгә кадәр алыштырырга була, республикада бу алыштыру хокукыннан 2016 елның мартында 2 708 граждан файдаланды.

2016 елның 14 апреле хәленә карата Татарстан Республикасында мәҗбүри медицина иминияте буенча 3 762 487 кеше иминләштерелде, шулардан 3 101 040 кеше бердәм үрнәктәге полислар алды, бу иминләштерелгән затлар саныннан 82 процент тәшкил итә.  Полисны рәсмиләштерү түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.

Мәҗбүри медицина иминияте полисы, аны рәсмиләштерү, эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары турындагы тулырак мәгълүматны безнең сайтның «Иминләштерелгән затларга» бүлегендә, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 8- 800-200-51-51 «кайнар линия» телефоны буенча (шалтырату бушлай) алырга була.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан