"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
14.04.2016

Гражданнарның сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үткәргән киңәшмәдә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды катнашу турында


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы О.П.Полякова 2016 елның 11 апрелендә гражданнарның сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештырган киңәшмәдә катнашты.  Эшче киңәшмәдә катнашу өчен шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенә караган мәгълүмат-аналитика бүлеге, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте, Казан шәһәренең «7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты вәкилләре һәм башкалар чакырылды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы гражданнарының федераль законнар белән гарантияләнгән сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокукларын (шул исәптән дәвалау учреждениеләре күрсәтә торган медицина хезмәтләре турында дөрес мәгълүмат алуга) тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре каралды. Эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы медицина оешмалары сайтларын мониторинглау нәтиҗәләре тикшерелде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына «Поликлиникалар һәм хастаханәләр» категориясе буенча кергән тикшерүдә тотыла торган берничә хәбәрнамә тикшерелде.

Киңәшмәдә катнашучыларга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды иминләштерелгән затларга аларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары, шулай ук медицина ярдәме күрсәтү шартларын исәпкә алып, медицина оешмалары яктылыгында нигезле шикаятьләр буенча статистика мәгълүматларын җыюдагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирү буенча үткәрелә торган эш хакында мәгълүмат җиткерде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан