"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
09.06.2016

Баулы районында җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте тарафыннан пациентлар хокуклары буенча акция үткәрелү турында мәгълүмат


2016 елның 18 июнендә җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте «Баулы үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасында (Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 55 нче йорт) пациентлар хокуклары буенча акция үткәрә.

Гражданнарны консультатив (тикшермичә) кабул итүне Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәме сыйфаты экспертларының территориаль реестрына кертелгән табиб-экспертлар (терапевт, акушер-гинеколог, невролог, эндокринолог) алып барачак. Консультация алу өчен һәркем үзе белән медицина документларын: табиблар бәяләмәләрен, стационардан яки амбулатория карталарыннан чыгармалар, диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләрен алып килергә тиеш.

Шулай ук акция кысаларында җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте белгечләреннән мәҗбүри медицина иминияте полисын алу тәртибе, иминият медицина оешмасын алыштыру һәм сайлап алу тәртибе, медицина ярдәмен алганда иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары турында (гражданнарның кайсы иминият компаниясендә иминләштерелүенә карамастан) консультация алырга мөмкин булачак.

Белгечләр тарафыннан кабул ителү 8-800-200-10-65 телефоны буенча алдан язылып гамәлгә ашырылачак.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан