Федерация Советының Социаль сәясәт комитетына караган Сәламәтлек саклау буенча эксперт советы күчмә утырышында катнашу турында
2018 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Федерация Советының Социаль сәясәт комитетына караган Сәламәтлек саклау буенча эксперт советының эчәк ялкынсынуы авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләре тикшерүгә багышланган күчмә утырышы булып узды.
Утырышта «Эчәк ялкынсынуы белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәткән өчен территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында түләү мәсьәләләре» дигән темага доклад белән Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина чыгыш ясады.