2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалында республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан медицина оешмалары, иминият медицина оешмалары һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре катнашында эшче киңәшмә узды. Киңәшмәне үткәрү инициативасы белән медицина оешмалары чыкты.
Киңәшмә барышында иминият компанияләренең экспертиза эшчәнлеге нәтиҗәләре, медицина ярдәме күрсәтүдәге төп кимчелекләр, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2017 елның 10 маендагы 203н номерлы боерыгы белән расланган сыйфат критерийларын үтәгәндә килеп чыга торган проблемалар, экспертиза нәтиҗәләренә кагыла торган бәхәсле мәсьәләләрне хәл иткәндә иминият компанияләре һәм медицина оешмалары арасында үзара хезмәттәшлек итү тәртибе тикшерелде. Киңәшмәдә шулай ук 2019 елдан яман шеш авырулары белән авыручыларга күрсәтелә торган медицина ярдәмен шәхсиләштерелгән исәпкә алу мәсьәләсе дә күтәрелде.