09.09.2019
Иртәгә башкала метро станцияләре янында казанлылар гриппка каршы прививка ясата алачак
Иртәгә башкала метро станцияләре янында казанлылар гриппка каршы прививка ясата алачак. Бу - башкала халкына уңайлы булсын өчен оештырылган чара.
Мондый мобиль бригадалар 1 ай дәвамында иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр эшләячәк. Вакцинация Имәнле, Җиңү Проспекты, Тукай мәйданы, Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Авиатөзелеш метро станцияләре янында уздырылачак.
Мобиль пунктларда Казанда яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга прививка ясыйлар. Сүз уңаеннан,елның бу вакыты – вакцинация өчен иң уңайлы чор.
