2019 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон кабул ителде
2020 елның 11 июнендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышы булып узды. Анда «2019 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» ТР законы проекты каралды. Аны Фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.
Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем түбәндәге параметрлар белән кабул ителде:
керемнәр – 54 330 485 600 сум, чыгымнар – 54 183 342 700 сум. Бюджет профициты – 147 142 900 сум.
Соңгы өч елда Фонд бюджеты керемнәре 31 процентка, ягъни 13 млрд.сумга артты. Төп артым Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды субвенцияләренә туры килә.
2019 елда Фонд бюджеты керемнәре чыганаклары булып түбәндәгеләр торды:
Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан субвенцияләр - 44,7 млрд.сум;
республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар - 8,8 млрд.сум;
Россия Федерациясендәге башка субъектларның территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары бюджетларыннан бюджетара трансфертлар - 795,5 млн.сум;
салым керемнәре һәм салым булмаган керемнәр - 111,6 млн.сум.
Фонд бюджетының касса чыгымнары 54,2 млрд.сум күләмендә үтәлде, шуның 54,0 млрд.сумы Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасын финанслауга җибәрелде.
Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында Фонд илкүләм сәламәтлек саклау проектын, шул исәптән «Татарстан Республикасының башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү»; «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш», «Онкология авыруларына каршы көрәш», «Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү», «Сәламәтлек саклау системасы медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» проектларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән региональ проектларны финанслауны да гамәлгә ашырды.