"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
04.09.2020

2020 елның 1 сентябреннән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе медицина оешмаларында 2 нче дәрәҗәдәге иминият вәкилләре эшчәнлеген һәм контроль-экспертиза чараларын тулы күләмдә үткәрүне яңадан башлап җибәрде.

Исегезгә төшерәбез: 2 нче дәрәҗәдәге иминият вәкилләре эшчәнлеге иминләштерелгән затларга медицина ярдәме күрсәткәндә, шул исәптән профилактика чаралары үткәргәндә аларга мәгълүмат җиткерүне һәм аларны озатып йөрүне оештыруга юнәлдерелгән. Консультацияләр дәвалау-профилактика оешмаларында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен аңлатып үткәрелә.

Татарстанның 29 эре медицина оешмасында җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыятендә 27 иминият вәкиле эшли, аларның эшчәнлеге стационар постлар һәм килеп ярдәм күрсәтү рәвешендә оештырылган. Медицина учреждениесендә иминият медицина оешмасының иминият вәкилен фирма жилеты, муен яулыгы һәм компания символикасы төшерелгән бейдж буенча белергә була.

Иминләштерелгән зат, 2 нче дәрәҗәдәге иминият вәкиленә мөрәҗәгать итүдән тыш, дәвалау учреждениесендәге телефон аппараты булган стендтан шалтыратып, турыдан-туры иминият компаниясе белгече белән тиз арада элемтәгә керә ала. Бүгенге көндә «АК БАРС-Мед» компаниясе стендлары Татарстан Республикасының 54 медицина оешмасында куелган.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан