"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
01.06.2021
Медицина ярдәме күрсәткәндә һәм Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнарны тормышка ашырганда иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча координация советының чираттагы утырышы узды 

2021 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында Медицина ярдәме күрсәткәндә һәм Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнарны тормышка ашырганда иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча координация советының «Кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» мәсьәләсенә багышланган утырышы булып узды.

Координация советы утырышында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, «Татарстан Республикасының медицина хезмәткәрләре ассоциациясе» коммерциячел булмаган булмаган партнерлыгы президенты Ирина Питулова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Елена Сәгъдиева, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина, эшчәнлекләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмаларының башка җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

«Көчле йөрәк чирләре белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Проблемалар һәм аларны хәл итү юллары. Артериаль гипертензияне һәм дислипидемияне коррекцияләү – инсультлар һәм инфарктлар белән авырулар санын киметү факторлары» дигән тема буенча төп докладны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Зөлфия Ким ясады.

Координация советы карары Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына җибәреләчәк.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан