"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
15.06.2021

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкиле «Болгар Радиосы»нда чыгыш ясады

2021 елның 15 июнендә 16 сәгать 15 минутта «Болгар Радиосы» эфирында «Киңәшле эш» («Совет дня») программасы кысаларында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминиятен үстерү идарәсе башлыгы Дилия Мәгъсүмова белән әңгәмә яңгырады (тапшыру 2021 елның 17 июнендә 16 сәгать 15 минутта кабатланды).

Әңгәмә барышында мәҗбүри медицина иминиятенең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре күтәрелде. Гражданнар мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүсез медицина ярдәме алганда килеп чыга торган төп проблемалар тикшерелде.

Тапшыруны алып баручы Наилә Гыйбадуллина сорауларына җавап биргәндә, Дилия Мәгъсүмова мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен иминият вәкилләре институты төзелү турында да әйтеп үтте. Иминият вәкилләренең төп эшчәнлекләре медицина ярдәме күрсәтү барышының һәр этабында гражданнарга мәгълүмати ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булу хакында, аларның иминият компанияләрендә эшләүләре турында аңлатты.

Шулай ук Дилия Мәгъсүмова мәҗбүри медицина иминияте полисын алу мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Полисы булмаган яисә аны югалткан кешеләргә полисны алу яки торгызу өчен кичекмәстән район территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшли торган иминият медицина оешмаларының берсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Бу турында территориаль фонд сайтыннан яисә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының бердәм контакт-үзәгенә караган 8-800-200-51-51 телефоны буенча да мәгълүмат алып булу турында искәртте.

Күрсәтелгән федераль телефон номерының иминият компанияләре «кайнар линия»ләре белән интеграцияләнүе хакында да әйтеп үтте. Радиотыңлаучыларга мәҗбүри медицина иминиятенә кагыла торган барлык сораулар буенча, шул исәптән аларның түләүсез медицина ярдәме алу хокуклары бозылган очракта контакт-үзәккә яки полиста күрсәтелгән телефоннар буенча турыдан-туры үз иминият компанияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булу хакында аңлатты.

Тапшыруның язмасын түбәндәге сылтама буенча тыңларга була.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан