"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
02.02.2022

Яңа корнавирус (COVID-19) инфекциясе белән авыручылар саны артуга бәйле рәвештә сырхауханәләрдә планлы медицина ярдәме күрсәтү 2022 елның 2 февраленнән туктатылып торыла


Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авыручылар саны артуга бәйле булган санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2022 елның 2 февралендәге 238 нче приказы нигезендә өлкән яшьтәге гражданнарга планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме күрсәтү, шул исәптән өлкән яшьтәге халыкның билгеләнгән төркемнәренә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру, COVID-19 инфекциясен кичергән гражданнарга тирәнтен диспансерлаштыру үткәрү вакытлыча туктатып торылды.

Медицина ярдәме күрсәтүне күпмедер булса да вакытка кичектереп тору сәламәтлекләре торышын начарайтырга мөмкин булган халәттәге һәм авырулы, тормышларына һәм сәламәтлекләренә куркыныч тудыра торган авырулы пациентлар, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2004 елның 1 декабрендәге 715 нче карары белән расланган Социаль әһәмияткә ия булган авырулар исемлегенә һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра торган авырулар исемлегенә кертелгән авырулы пациентлар сырхауханәләрдә медицина ярдәмен элеккечә ала алачак.

Яңа коронавирус инфекциясенә (СОVID-19) каршы вакцинация үткәрү дәвам итәчәк.

Моннан тыш, йөкле хатыннарга, хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм хәрби хезмәткә керешүчеләргә планлы медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Шулай ук граждан хезмәтенә яисә муниципаль хезмәткә урнашканда хезмәткәрләрне диспансерлаштыру дәвам иттереләчәк.

Приказ нигезендә зарарлы яисә куркыныч җитештерү факторлары белән эш итүче хезмәткәрләргә, шулай ук мәҗбүри тәртиптә РФ Хезмәт кодексының 213 статьясында күздә тотылган башлангыч һәм билгеле бер вакыт аралыгында медицина тикшерүләре үткәрелә торган хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүләре үткәрүне туктату каралмый.

Күчмә медицина комплекслары эшчәнлеге, стационар учреждениеләрдәге тормышта авыр хәлдә калган балаларга, ятим балаларга диспансерлаштыру үткәрү вакытлыча кичектереп торыла.

Балаларның мәктәпкәчә белем бирү оешмасына йөрү өчен рөхсәт кәгазен рәсмиләштерергә  медицина тикшерүеннән, шулай ук тиешле оешмаларга күзәтү астына куелучы ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга медицина тикшерүе үткәрүдән тыш, СОVID-19 инфекциясе белән хәл яхшырганга кадәр балаларга һәм яшүсмерләргә профилактик медицина тикшерүләре үткәрү туктатылып торыла.

Приказ нигезендә шулай ук авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларны республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белән берлектә хастаханәләргә китерү туктатылып торылды, моңа коронавирус инфекциясенә (СОVID-19) каршы вакцинация үткәрү урыннарына алып бару керми.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан