"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
07.07.2023

Агымдагы елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм иминият медицина оешмаларына 139 897 мөрәҗәгать керде.

Шуларның 139 566 сы (99,7%) консультация-белешмә характерындагы мәсьәләләргә кагыла.

291 шикаять карап тикшерелде, аларның 157се (54%) нигезле дип танылды. 2022 елның шундый ук чорында нигезле шикаятьләр өлеше 64,5 процент (288 тән 186) тәшкил иткән иде.

Ннигезле шикаятьләр язу сәбәпләре булып медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты түбән булу (110), медицина оешмаларының эшчәнлеге канәгатьләнерлек итеп оештырылмау (20), шул исәптән табиб-белгечләр тарафыннан консультацияләр (7) һәм диагностика тикшеренүләре (7) үткәрү вакытлары бозылу тора.

Фонд һәм иминият медицина оешмалары адресына гражданнардан шулай ук 17 тәкъдим һәм 23 рәхмәт хаты керде.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2023 ТФОМС Республики Татарстан