"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

2022 елның 24 февраленнән медицина оешмаларында яңадан профилактика чаралары үткәрелә башлады


Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2022 елның 22 февралендәге 449 нчы приказы  нигезендә, 2022 елның 24 февраленнән башлап, беркетелгән халкы булган Татарстан Республикасы медицина оешмаларында профилактика чаралары, аларны санитария-эпидемияләргә каршы режим таләпләрен үтәп яңадан оештырыла һәм үткәрелә башлады, шул исәптән:

  • яшьләре 60 тан узган затлардан тыш, өлкән яшьтәге халыкның билгеләнгән төркемнәренә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация;
  • яшьләре 60 тан узган затлардан тыш, гражданнарны өлкән яшьтәгеләр өчен сәламәтлек үзәкләрендә комплекслы тикшерү;
  • яңа коронавирус инфекциясе кичергән гражданнарга тирәнтен диспансеризация, моңа яшьләре 60 тан узган, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатмаган яисә кимендә алты айдан артык вакыт эчендә әлеге авыру белән авырган затлар керми;
  • авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Татарстан Республикасының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре автотранспорты белән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү урыннарына алып бару `һәм яңа коронавирус инфекциясе кичергән гражданнарга тирәнтен диспансеризация, моңа яшьләре 65 тән узган, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатмаган яисә кимендә соңгы алты айдан артык вакыт эчендә әлеге авыру белән авырган затлар керми;
  • стационар учреждениеләрдәге тормышта авыр хәлдә калган балаларга диспансеризация, ятим балаларга һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга, шул исәптән уллыкка (кызлыкка), опекага (попечительлеккә), тәрбиягә алучы яки патронат гаиләгә алынган балаларга диспансеризация;
  • балигъ булмаганнарга профилактик медицина тикшерүләре.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан