"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
13.02.2014

2014 елның 13 февралендә узган видеоконференция режимындагы эш киңәшмәсе

2014 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы ТММИФның киңәшмәләр залында видеоконференция режимында эш киңәшмәсе уздырылды, анда республиканың 56 медицина оешмасы катнашты. Киңәшмәдә иминият медицина оешмалары тарафыннан уздырылган экспертиза нәтиҗәләренә карата шикаять белдерү, пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшен оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге беренче чиратта иминләштерелгән гражданнардан шикаятьләрне булдырмый калуга, конфликтлы хәлләрне бетерүгә, нигезсез түләүле медицина хезмәтен күрсәтүне булдырмауга юнәлгән булырга тиеш. Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшенең нәтиҗәлелеге күп очракта медицина оешмалары белән багланышларга бәйле, чөнки хәл ителә торган мәсьәләләр – гомуми. Киңәшмәдә иминләштерелгән затларны, беренчел медик-санитар ярдәмне алу өчен, медицина оешмаларына беркетү турында да сүз барды. 2014 елдан амбулаториядә медицина ярдәмен күрсәтүне җан башына түләү принцибына нигезләнеп башкару алымы кертелде, бу финанслауның медицина хезмәте күрсәтүгә теркәлгән кешеләр санына турыдан туры бәйле булуын күрсәтә.

Киңәшмә материаллары:
- "Иминият медицина оешмалары тарафыннан уздырылган экспертиза нәтиҗәләренә карата шикаять белдерү тәртибе” презентациясе. (Күчереп алу)
- “Татарстан Республикасы ТММИФ мәгълүматларының электрон базасы буенча теркәлгән кешеләр саны турында мәгълүмат” презентациясе. (Күчереп алу)
- “Медицина оешмаларында пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге” презентацияcе. (Күчереп алу)


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан