"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
09.12.2015
Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре Казан шәһәре ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының «түгәрәк өстәл» утырышында катнашты

Казан шәһәре ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре 2015 елның 9 декабрендә ветераннарга һәм өлкән яшьтәге затларга медицина хезмәте күрсәтү һәм аларны дару чаралары белән тәэмин итү проблемалары буенча «түгәрәк өстәл» форматында үткәрелгән эшче киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Л.А. Доронина мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау турында чыгыш ясады.

Шулай ук мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары язылган мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратылды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан