"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
02.06.2016

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Чистай шәһәрендәге филиалы 2016 елның 2 июнендә «Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Чистай шәһәрендәге филиалы 2016 елның 2 июнендә «Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләре белән иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат җиткерү буенча очрашу үткәрде.

Филиал директоры А.С. Хафизов Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Филиалның иминләштерелгәннәр хокукларын яклау секторы консультанты С.К. Проничева «Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр» дигән презентация тәкъдим итте.

Мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү тәртибе, иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, өйдә һәм стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтү шартлары турында җентекләп сөйләнде

Моннан тыш, чыгыш ясаучылар медицина ярдәмен стационар шартларында күрсәткәндә медицина оешмаларында булу шартларына, түләүсез транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм диагностика тикшеренүләре үткәрү, шулай ук дарулар белән тәэмин итү тәртибенә бәйле булган мәсьәләләргә кагылды.

Медицина хезмәткәрләре игътибары пациентның үз саламәтлеге торышы, табиб сере булып санала торган мәгълүматларны яклау, шулай ук гражданнарның медицина ярдәмен чираттан тыш алуга хокуклары турында хәбәрдар булу-булмавына кагыла торган мәсьәләләргә юнәлдерелде.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалы хезмәткәрләре «Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе медицина хезмәткәрләренең күпсанлы сорауларына, шул исәптән иминият медицина оешмаларының пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре белән үзара хезмәттәшлек оештыруга бәйле булган сорауларына җавап бирде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан